Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Миначев Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан Рәхмәт хаты алды

“Альтаир-1” оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе, киң күңелле иганәче Ринат Миначевка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бүләккә ул төзелеш оешмасының 30 еллыгы уңаеннан, гуманитар проектларны тормышка ашыруга керткән шәхси өлеше өчен лаек булды.

(13 июнь, “Апастово-информ”).

Саный китсәң, Ринат абыйның тормыш юлын матур һәм игелекле эшләр бизи. Үз юлыннан кыю атлап, төзелеш өлкәсендә зур хезмәтләр башкара ул. Һөнәрендәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрне кырыйга куеп, кеше күңелен аңларга, хәйрия һәм иганәчелек эшләрендә катнашырга, мөрәҗәгать итүчеләргә мәрхәмәтлелек белән җавап бирергә, гаиләсен кайгыртырга да вакыт таба. Олысы-кечесенә ихтирамлы, игътибарлы булуы, кул астында эшләүчеләргә хөрмәт белән каравы, ярдәмчеллеге белән дә аерылып тора.

Ринат абыйның хезмәт юлы моннан 40 еллар элек авыл хуҗалыгы өлкәсендә ягулык һәм икенчел чимал буенча инженер буларак башланып китә. 1986 елдан район башкарма комитетында газлаштыру буенча инженер булып билгеләнә. Биредә шактый тәҗрибә, белем туплаганнан соң, 1994 елда “Альтаир-1” җәмгыятен төзи ул. Бу көннәрдә әлеге оешма үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп үтте һәм нәтиҗәле хезмәтен барлап, хезмәткәрләрен зурлады. Бәйрәм чаралары башкалада һәм районда барлык хезмәткәрләр, җитәкчеләр катнашында узды. Тарих битенә язылып барган 30 ел эчендә район, Республика һәм Россия төбәкләрендә горурланырлык эшләр башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев