Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Шиәхмәтов Мактау билгесенә ия булды

Апас балалар спорт мәктәбе директоры Ринат Шиәхмәтов Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау билгесенә лаек булды.

(20 октябрь, “Апастово-информ“).


Физкультура һәм спортны үстерүдә керткән өлеше өчен бирелгән әлеге Мактау билгесен чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов тантаналы шартларда тапшырды.

Ринат Шиәхмәтов спорт мәктәбен 20 елдан бирле җитәкле. Аңа кадәр һөнәр училищесында физик тәрбия дәресләрен алып бара. Ринат абый озак еллардан бирле яшь буынны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту эшенә дә зур өлеш кертә. Ул түгәрәкләрдә волейбол уйнау серләрен дә төшендерә. Яшь буынның спортта яулаган уңышларында аның да тырышлыгы зур.
Ринат Шиәхмәтов “Физик культура отличнигы“ күкрәк билгесенә дә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев