Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рингта - Каратун егетләре

Каратун мәктәбендә тренер Данис Хәкимов оештырган бокс секциясендә бүген дүрт дистәләп бала спортның шушы төре фанаты.

Бер көн дә авыр күнегүләрне калдырмыйча, рингта яратып шөгыльләнәләр алар. Хәзер спорт залында җыйнак тренажерлар да пәйда булды, җитмәгәннәрен тренер Хәкимов үзе ясап куя. Узган елда Россия спорт мастерлыгына кандидат остазның шәкертләре Татарстан, Россиякүләм 7 ярышта катнашып, биш тапкыр призлы урыннар яулады. Спорт декадасы көннәрендә биредә ачык, районара бокс турниры үтте. Апаслыларның төп көндәшләре - Буа районы бокс җыелма командасы да килгән иде. Командалар арасында башлыча Каратун мәктәбендә укучы яшь боксчылар җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев