Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәмис Ногмановны яңа яктан ачабыз! Ул аш-су серләрен ача

Рәмис Ногмановтан тутырылган кабак рецепты. Ир-атлар пешергән ризыклар тагын да тәмле була диләр. Хөрмәтле хатын-кызлар, сез дә ирләрегезгә пешерттереп, бер сыйланып алыгыз әле

–Уртача зурлыктагы кабакның өстен ачабыз һәм эчен чистартабыз. Аннан, көеп китмәсен өчен, кабакның эчен дә, тышын да сыек май белән майлыйбыз. Эчлекне алдан ук әзерлибез. 1 стакан бүрттергән дөгене чыгартылган ит белән бутыйбыз һәм үзегез яратканча тоз белән борыч салабыз. Аннан тыгыз итеп кабак эченә тутырабыз һәм өстенә бер аш кашыгы сыер мае коябыз. Ачкан капкачын өстенә томалыйбыз һәм мичкә тыгабыз. Уртача кызулыкта 2 сәгать пешә. Әлеге ризыкның файдасын язып кына бетерерлек түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев