Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимын кертте

Илебездә коронавируска каршы көрәш буенча чаралар көчәйтелде.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).


Вирус тагы да киң җәелмәсен өчен, илдә кабат гомуми битлек режимы кертелде. Бу Карарга Россиянең баш санитар табибы Анна Попова кул куйды.
“Халык күп булган урыннарда һәр кеше битлектән булырга тиеш. Гомуми транспортта, такси, парковка һәм лифтларда битлек киеп йөрү мәҗбүри”, - диелә документта.
Монардан тыш, гомуми ашханәләрдә, төрле кафеларда, ашату-эчертү оешмаларында 23.00 сәгатьтән алып, иртәнге 6.00гә кадәр, төрле күңел ачу чаралары үткәрү тыела һәм, гомумән, биредә эш барышы туктатыла.
Гомуми транспортта, такси һәм башка күп халык җыелган урыннарда дезинфекция режимы көчәйтелә.
Регионнарга, шулай ук, 100 мең халык исәбеннән санап, коронавируска 150 тикшерү үткәрергә киңәш ителә.
Әлеге Карар иртәгәдән, ягъни, 28нче октябрьдән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев