Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе мәктәпләрдә укулар башлануга хәзерләнә

Бу мәсьәләдә мәктәпләрне ачу буенча карарны Россия мәгариф Министрлыгы кабул итәчәк.

(4 август, Апастово-информ”).


Татарстан мәктәпләре 1нче сентябрьдә укучыларны гадәти формада кабул итәргә әзерләнә.
“Яңа уку елында без мәктәпләр гадәти режимда эшләр дигән фикердә. Бу уңайдан, балалар коллективларында коронавирус инфекциясе шартларында эш йөртү буенча яңа таләпләр кертеләчәк. Шуңа әзерләнәбез”, - диде “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән очрашуда “Роспортебнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Аның фикеренчә, вирус буенча республикада хәл тотрыклы. Шуңа күрә, гимназияләр, лицейлар һәм мәктәпләр ачылачагына өмет итеп була. Билгеле, бу мәсьәләдә соңгы карарны Россия мәгариф Министрлыгы кабул итәчәк. Алар ничек хәл итә, шулай була. Монда билгеле, алгы планда эпидемиологик хәл тора, дигән фикерен әйтте Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев