Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия кардиологлары Казанда онлайн конгресс үткәрә

Бу чара үзенә 10 мең табибны онлайн җыячак һәм ул 160 симпозиумга бүленәчәк.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”).


Казанда узачак Россия кардиологларының милли конгрессында 1 меңгә якын белгеч катнашачак. Форумга читтән торып, шулай ук, 1 меңнән артык табиб кушылырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына матбугат конференциясендә Россия кардиологлары җәмгыяте вице-президенты һәм Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы - КГМУның кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич сөйләде.
“Безгә 1 меңнән артык медицина белгече килүе көтелә. Эпидемиягә каршы көрәш нормаларын җитди үтәүне бурыч итеп куябыз”, - диде кардиолог.
Чараны трансляция буенча теләгән һәр табиб карый алачак. Чит ил белгечләре коронавирус пандемиясе аркасында килә алмыйлар. Шуңа күрә, конгресста дистанцион рәвештә катнашалар. Чит ил белгечләренең 10нан артык доклады планлаштырылган.
29нчы сентябрьдән 1нче октябрьгә кадәр 160 симпозиум узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев