Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия синхронистлары татарча көй астында чыгыш ясарга мөмкиннәр

Татьяна Покровская программаларның берсен Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышларга дигән тәкъдим алды.

(27 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
Сихрон йөзү буенча Россия Җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән Татарстан вәкилләре арасында программаларның берсен татар көе астында үткәрү буенча килешүләр алып барыла. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белдерде. 
“2021нче ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Сүз дә юк, Татьяна Покровская бу мөһим мәсьәләдән читтә кала алмый. Чөнки Татарстан аның өчен бик якын республикага әверелде”, - дип белдерде Ольга Павлова. 
Депутат белдергәнчә, Татарстан Президенты синхронистларга карата бик матур мөгамәләдә. Биредәге махсус мәктәп тә аның ярдәме нигезендә ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев