Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Яшьләре оешмасы башлыгы урынбасары Татарстан Республикасы студентларына Сovid-19 чорында цифрлаштыруның роле турында сөйләде

Григорий Гуров һәм Татарстан Яшьләр эше Министрлыгы башлыгы Казанда студентлар клубы милли лигасының Бөтенроссия слеты активистлары белән бәхәсләр алып бардылар.

(22 сентябрь, “Апастово-информ”).


Коронавирус пандемиясе россиялеләр тормышының барлык өлкәләренә дә тәэсир итте. Шул исәптән, яшьләр тормышы да берникадәр үзгәрде. Татарстан Яшьләр эше министры Дамир Фәттахов һәм Мәскәү кунагы Григорий Гуров студентлар клубларының милли лигасы Бөтенроссия слетында катнашучылар белән бергәләп, дөньяда һәм илебездә бүгенге хәлнең нинди үзгәрешләр алып киләчәге турындагы сораулар буенча сөйләшүләр алып бардылар.
“Бүгенге яшьләр өчен коронавирус пандемиясе беренче кризис булды һәм ул алар тормышында нык чагылыш тапты. Ирекне нык яраткан яшьләргә коронавирус җитди чикләүләр китереп чыгарды”, - диде Фәттахов.
Бүген инде яшьләр килеп чыккан катлаулы хәлләрдә үзләренең тормышларын, киләчәк үсешләрен планлаштырырга өйрәнәләр.
“Пандемия безгә дөньяда үзгәрүебезне таләп иткән мәсьәләләр күтәрде. Ә инде цифрлаштыру - безгә гадәти тормышыбызны дәвам иттерергә бер күперчек ролен үти”, - диде Россия Яшьләр эше оешмасы башлыгы урынбасары Григорий Гуров.
Ул билгеләп үткәнчә, дөньяда хәзер күп нәрсә үзгәрә. Ә инде онлайн форматта мөгамәләләр кору җанлы сөйләшүне юкка чыгармасмы икән, дигән сорауга Григорий Гуров, бирегә килгәч, ниһаять, кара-каршы җанлы сөйләшүләрне күреп, сөенечен белдерде һәм мондый аралашуларның әле мөмкин булуын билгеләп үтте.
Григорий Гуровта бер сорау аеруча зур кызыксыну уятты. Чит илдә белем алып, яңадан әйләнеп кайткан Россия студентларына ярдәм күрсәтүгә багышланган иде ул. Мәскәү кунагы Кытайдан әйләнеп кайткан студент белән аерым фикер алышырга вәгъдә бирде.
Студентлар клубларының милли лигасы Бөтенроссия слеты Казанда 21нче сентябрьдә старт алды. Россиянең 18 регионыннан 700ләп кунак килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев