Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә газда эшләүче беренче судноны Яшел Үзәндә суга төшерделәр

Бу теплоход эчке су юллары буенча экскурсия һәм ял итү буенча рейслар ясаячак.

(7 август, “Апастово-информ”).


Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводта Россиядә беренче пассажир судносын газда эшләүче судно буларак тантаналы төстә суга төшерделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Ул бәйрәм белән барлык эшчеләрне котлап, газпром белән республиканың табигый газны матур ягулыгы буларак файдалануда зур эш алып барылуын әйтте.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте һәм үз исемемнән чын йөрәктән котлыйм сезне”, - диде Песошин. Ул билгеләп үткәнчә, судно куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Экологик яктан бик тә отышлы.
30нчы августта республика көнендә теплоход Казанка буенча тантаналы шартларда үтәчәк. Аннан соң ул Казан-Свияжск арасында йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев