Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Рубин» командасын җиңгәч, «Уфа» тренеры аңын югалтып егылган, җанатарлар сугышкан

«Уфа» футбол клубының баш тренеры Алексей Стукалов матчтан соң хәле китеп егылган.

Россия чемпионатының 30нчы турында Казанның «Рубин» клубына каршы уйнаганда җиңү белән тәмамланган матчтан соң, уфалыларның җитәкчесе аңын югалткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Стукаловның чишенү бүлмәсендә хәле киткән. Бу турыда «РБ Спорт» язган. Тик Стукалов хәбәрне өлешчә кире кага. «Чишенү бүлмәсендә ни булдымы? Чишенү бүлмәсендә минем бар да яхшы иде инде. Кырда начар булды. Хисләр, шулардан башым бик кисәк кенә авыртып китте», – дигән ул.

«Уфа» «Рубин»ны 2:1 исәбе белән отты. Шул сәбәпле «Рубин» турнирдан төшеп калды.

Уен беткәч, Татарстан һәм Башкорстан җанатарлары күмәкләшеп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/rubin-komandasyn-ingac-ufa-trenery-anyn-yugaltyp-egylgan-5853195

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев