Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руслан Ромачков: “Яз фаҗигалар алып килмәсен иде”

Алабуга районында бер баланың суга егылуы һәм аның мәете табылу турындагы хәбәр һәркемне тетрәндерде.

(11 апрель, “Апастов-информ”). 
Сулыклар янында көймә йөздерүче, яки язгы ташу караучы балаларны күрергә туры килә. Аларны ялгызларын гына су буйларына җибәрмәсәгез, игътибарлы булсагыз иде. 
- Күпләр язгы бозның куркынычын оныта. Күп кеше биек яр буеннан боз киткәнен карарга ярата. Әйе, күңелле күренеш, балаларны да, олыларны да кызыктыра. Күреп, сокланып каласы килә. Ләкин ташу вакытында бик куркыныч, ярның кайчан ишеләсен, суның каян бәреп чыгасын да белеп булмый. Су буенда уйнаган балалар күрсәгез, кисәтегез, олыларга хәбәр бирегез. Балаларны бергәләп саклыйк. Язгы ташу вакытында бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк, - ди районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев