Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуйлар котлы булсын!

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар, мөхтәрәм кунаклар!

Халкыбызның борынгы, милли, күңелләрне җилкендергән олуг бәйрәме җитте. Туган ил, туган тел кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан. Халкыбызның бөтен матур сыйфатларын туплаган Сабантуй – үзенчәлекле, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш-бәйгеләр мәйданы да, игенченең горур хезмәтен олылау көне дә ул. Без данлыклы игенчеләребезгә, аларның мул уңыш үстерә белгәннәре өчен рәхмәтлебез. Безнең кырларыбыз матур, тигез яшел уҗымнары белән, тулы башаклары белән сөендерә.
Сезне яраткан бәйрәмебез Сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә татулык, ил-көнгә тынычлык телим. Табыннарыбыз мул булсын, икмәкләребез уңсын, җиһанда татулык хөкем сөрсен!
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев