Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуйларын - ТНВ аша

Телевизор караучыларны кызыклы тамаша көтә: Узган елларның Сабантуй күренешләре белән бергә, бәйрәм котлаулары да үрелеп барган телемарафонны ТНВ каналы хәзерләде.

(2 июль, “Апастово-информ”).


Онлайн-форматта ТНВ каналында Сабантуйга багышлап бәйрәм телемарафоны хәзерләнде. Тамашачыларга бәйрәм тапшырулары, телевизион котлаулар һәм концертларны трансляцияләү тәкъдим ителә.

Котлау марафоны иртәнге сәгать 7дә “Сиңа миннән сәлам” программасында татарстанлыларны күренекле кешеләр һәм республика районнары халкы котлаячак.

11 сәгать 30 минутта узган еллардагы Сабантуйларны күрсәтәчәкләр. Монда бөтен дөнья буенча үткән Сабантуйлар “Татарлар” программасында күрсәтеләчәк. Көндезге сәгать 12дә мәдәният Институты ГИБДД белән бергәләп оештырган бәйрәм концертын трансляцияләү башланачак.

Ә инде 14 сәгать 30 минутта “Халкым минем” программасында Азнакай районында, узган елларда Сабантуйларын ничек үткәргәннәрен карап булачак. 15.00 сәгатьтә Казан ипподромында оештырылган концертны үткәрү башлана.

Узган елларда Самарадагы үткән Сабантуйны 17.00 сәгатьтә “Халкым минем” тапшыруында, ә 18.00 сәгатьтә Новосибирск шәһәрендә үткәрелгән Федераль Сабантуйны карап булачак.
Телемарафон 20 сәгать 30 минутта Эстониядә, узган ел булып узган Европа Сабан туен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.

Моннан тыш, көн дәвамында ТНВ корреспондентлары республикада оештырылган барлык онлайн-чаралар турында сөйләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев