Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабирә әби Гыйззәтуллина: “Өшедек тә, туңдык та

Дәвеш авылында яшәүче Сабирә әби Гыйззәтуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(25 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Аңа олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Сабирә әби Гыйззәтуллина бүген дә үз аягында йөри. Улы Камил, килене Лилия тәрбиясендә олы хасияттә яши ул.

Сабирә әби 7 классны тәмамлауга фермага эшкә килә. Сыер да сава, кыр эшләрендә дә катнаша ул. Үзәгенә үткән чөгендер эшкәртүләрнең авырлыкларын бүген дә йөрәге аша үткәреп сөйли.

–Урман кисүләр дә эләкте. Өшедек тә, туңдык та, авыр хезмәт белән дә чыныктык. Эшләмәгән эш калмады. Бар хезмәтне кул белән башкардык“, – дип сөйли әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев