Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабировлар гаиләсе кичләрен җыр-моңнарга багышлый

Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк Сабировлар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Әтиләре Фәгыйль абый һәм әниләре Ләйсирә апаның сәхнәгә булган мәхәббәте аларда чагыла.

(22 январь, “Апастово-информ“).


Төзелеш эшләрен дә, көнкүреш техникасын төзекләндерүне дә үзе башкара ул. Ә буш вакытларында кулына гармун яки гитарасын ала. Үзе дә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Күбрәк әтисе Фәгыйль абый язган җырларны башкара.

“Кайбер җырлар бик тиз языла. 4 ел иҗат иткән җырларым да бар. Уен коралларында да үзем уйнарга өйрәндем. Абыем Айдар да миңа зур этәргеч бирде. 7 яшь чагында ук кулыма гитара алдым. Әти белән әни сәнгатькә якын кешеләр. Сәләт нәселдән килә“, – ди Айнур.



Еш кына гаилә кичләрен җыр-моңнарга багышлый. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, әнә шулай күңелгә ял ала алар. Айнурның тормыш иптәше Дамирә дә чын иҗат кешесе. Башкортстан якларында яшәсә дә, безнең төбәкне үз иткән ул.


“Нәселебездә гармунда уйнаучылар һәм җырчылар күп. Әтием, энем дә бик оста гармунчылар. Апам да бик сәләтле кеше иде. Гармунда үзлектән өйрәндем. Буш вакытларымда уйныйм. Тормыш иптәшем дә миңа кушыла. Тормышымда югалтулар да күп булды. Күңелдәге яраларны да моң белән басарга тырышам“, – ди ул.

Дамирә бүгенге көндә кибетче булып эшли. Шулай да ул сәнгатьтән аерылмый. Аны сәхнәләрдә еш очрашырга туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев