Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сакланыйк!

Райондашларыбыз “Битлек киеп йөрү бөтендөнья атналыгы" акциясенә кушылды.

(12 август, “Апастово-информ“).


Районыбыздагы күп кенә оешмалар бүгенге көндә дә актуаль булган коронавирус пандемиясе сәбәпле оештырылган әлеге акциягә бик теләп кушылдылар.
“Коронавирус аралашу вакытында иярә, шулай ук төчкерүдән, йөткерүдән дә йоктырырга мөмкин бу чирне. Ә битлек вирусны тоткарлап тора һәм үзебезне, тирә-юньдәгеләрне авыру белән зарарланудан саклый“, - дип тагын бер кат искәртә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре дә бу акциягә бердәм булып кушылган.

Акцияне оештыручылар үзләренең һәм якыннарының сәламәтлекләренә битараф калмаган барлык кешене дә акциядә катнашырга өнди.
“Роспотребнадзор“ вәкилләре #worldmaskweek , #всемирнаянеделямасок хэштегы астында һәм @rospotrebnadzor.official билгесе белән урнаштырган фотоларны социаль челтәрләрдә үз аккаунтларында куеп барачак.

Акция 14нче августка кадәр дәвам итәчәк. Ә инде бу эшнең мөһимлеген чын йөрәге белән аңлаган кешеләргә киләчәктә дә битлек киеп йөрү файдалы булыр иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев