Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Салават күпере“ балалар бакчасы нәниләре район ЮХИДИ җитәкчесе белән очраштылар

Апас “Салават күпере“ балалар бакчасы нәниләре бүген район ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев белән очраштылар

Ул һәм районга кунак булып булып килгән юл хәрәкәте иминлеге Фонды белгече Сиринә Мурзакова бакчага бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Балалар кунакларга үзләренең юл кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен исбатлап, матур уеннарда катнаштылар. Барлык нәни җәяүлеләргә дә яктылык кайтарткыч, киемгә куела торган ябыштыргычлар һәм матур рәсемле буклетлар бүләк ителде. Кич белән әти-әниләре аларны бакчадан алырга килгәч бик мактаначак алар.

-Эшләп алган бүләкләрегез кадерле, гомерле һәм һәрчак кирәк булсын, балалар,-дип саубуллаштылар яшь апаслылар белән.

Шундый ук очрашу бүген Акхуҗа авылы балалар бакчасында да үткәрелде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев