“Салмыш“ килеш рульгә утырма
Сатламыш авылы кибете каршында юл һәлакәте булды.
(14 июль, “Апастово-информ“).
“Лада-Приора“ һәм “ВАЗ-21140“ машиналары бәрелеште. “ВАЗ-21140“ машинасы шоферы салмыш килеш, “Лада-Приора“ны бәрдерә. Нәтиҗәдә, “Лада-Приора“ машинасына зыян килә.
Район дәүләт автоинспекциясе инспекторлары “салмыш“ килеш рульгә утыруның нәтиҗәсе аяныч булуы турында кисәтә. Моның өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр юл йөрү таныклыгыннан колак кагу мөмкинлеген, шулай ук, 30 мең штраф каралган булуын да искәртәләр ГИБДД хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев