Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салмыш шоферга диңгез тубыктан

Апаста кабат салмыш килеш руль артына утырган шофер тоткарланды.

1989 елгы егет үзенең шәхси машинасы белән кагыйдәләргә буйсынмыйча йөреп, әле күптән түгел генә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашкан. Шул вакытта аның руль артына исерткечләр кулланган хәлдә утырып, транспорт белән идарә итүе ачыкланган. Бу хакта ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

"Шоферга беркетмә төзелде. Суд тарафыннан үз җәзасын да алды. Карар үз көченә кергәнче үк ул кабат ялгышты. Район үзәгендә салмыш килеш кабат машинада йөргәндә очрады. Бу юлы инде җәза да катырак булачак", - диләр юл сакчылары.

Юлларда сак булыгыз! Руль артына утырганда үзегезнең дә, янәшәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куймагыз. Салмыш шоферларга штрафларның зур булуын һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәген дә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X