Салмыш шоферга җәяү йөрергә туры киләчәк
Борнаш – Болгаер юлында булган юл һәлакәте сәбәпләрен ачыклаганда шоферның исерткечләр кулланган булуы ачыкланган.
(23 июнь, “Апастово-информ”).
Борнаш – Болгаер юлында “Калина” машинасы шоферы юл һәлакәтенә очраган иде. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау эшләре дәвам итте. Нәтиҗәдә, шоферның салмыш булуы ачыкланган. Бу хакта ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Шоферга беркетмә төзелде. Хәзер аңа 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк”, - ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев