Шәмәк авылында парлы гаиләләрне хөрмәтләделәр
Авылның Җиңү бакчасында гаилә көненә карата эчтәлекле чара узды.
(12 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Шәмәк авылының иң матур җирендә Җиңү бакчасында “Көзләр килми калмас инде, җан өшерлек булмасын...”, дип исемләнгән чара узды.
Биредә Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Марат Нуриев, якташларыбыз Рафис Габделганиев, Руфия Рәхмәтуллина катнашты.
Шәмәк төбәгенең уңган, үрнәк гаиләләренә Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Марат Нуриев исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук районыбызның гаилә дуэтлары чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Тулырак “Йолдыз” (Звезда) газетасының киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев