Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санлы технологияләр терлекчелектә табыш арттыра

Республикада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы нигезендә, һәр районда сөтчелектә санлы технологияләр кертү буенча һәр районда база хуҗалыклары булдырылды.

(30 июль, “Апастово-информ”).


Ике ай ярым вакыт эчендә көтү белән җитәкчелек итү программасы 30 хуҗалыкка куелды. Ә инде 20 хуҗалыкта азык хәзерләүне махсус программа нигезендә оештырдылар.
Санлы технологияләр кертүнең нәтиҗәсе бик сизелерлек булды. Районнар белән уздырылган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров һәм аның урынбасары Ленар Гарипов санлы технологияләр кертүнең отышлы якларын конкрет мисаллар китереп аңлаттылар. Мисал өчен, Арча районының “Северный” хуҗалыгында яңа ысул белән эшли башлагач, сөт җитештерү ике ярым тоннага арткан. Бу хуҗалыкта 7нче июльдән терлекнең колагына махсус номер һәм электрон тамга аркылы тәңгәлләштерү буенча эшли башлаганнар.
Теләче районының “Агролак” хуҗалыгында азык хәзерләү һәм аны тарату санлы технология нигезендә, махсус программага кертеп, рацион үтәлешен 97 процентка җиткерделәр.
Ютазы районындагы Вафауллинның кечкенә генә фермер хуҗалыгында ел башында көтү белән идарә итү программасын куйганнар иде. Шуның нигезендә, көтү әйләнешен җайга салдылар. 300 көннән дә артык кысыр йөргән 40 баш сыерны әйләнештән чыгардылар. Көтүгә 80 баш беренче бозаулаган тана кертелде.
Санлы технологияләрне кертүнең гаять матур нәтиҗәләр бирүен ассызыклап, Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров районнар алдына бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев