Сатламыш авылында Корбан ашы узды
Изге мәҗлес авылның яңа, төзекләндерелгән мәчетендә оештырылды.
( 4 август, “Апастово-информ”).
Якты, иркен мәчеткә түбәтәйле абзыйлар, ак яулыклы апалар җыелды. Мәҗлесне яшь имам Илдар хәзрәт матур итеп Коръән сурәләре белән башлап җибәрде. Авылдашлар, килгән кунаклар догалар укып, аралашып, Корбан ашыннан, сый-нигъмәтләрдән авыз итеп утырдылар.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт яшь имамга изге эшендә уңышлар теләде, тирән эчтәлекле вәгазьләре белән һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев