Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмыш авылында гомер кичерүче Кайнәт әби Кәримова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

“90 яшь тулганына һич күңел ышанмый әле. 70 яшьлегемне каршылагач, төш күргән идем. Имеш, күрше хатыны Яшел Үзәнгә ипигә баргач, миңа тагын өстәмә 20 ипи алып кайткан икән. Шул вакытта 90 яшемә җитәм икән әле дип юраган идем. Менә насыйп булды бит”, - дип шатлана акъәби.

(13 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Кайнәт әби бер телем икмәккә генә түгел, ә әти һәм әни назына да тилмереп үскән сугыш чоры баласы. Балачак елларын ул бүген дә күз яшьләре белән искә ала.
“Сугыш башланмаган иде әле. 5 балалы гаиләне тук яшәтү өчен әти Мәскәү шәһәренә эшкә чыгып китте. Хезмәт хакын акчалата юллау мөмкин булмагач, ул әйберләтә җибәрә иде. Бервакыт ул шулай самовар алып җибәрде. Ризык алырга акча кирәк булганлыктан, әни аны базарга сатарга алып китте. Шулвакыт әнигә спекуляция белән шөгыльләнә дигән яла ягып, аны кулга алдылар. Шуннан әниебезне башка күрмәдек”, - дип күңелендәге иң авыр мизгелләрне яңартты Кайнәт әби.
Ул вакытта Кайнәт әбигә нибары тугыз яшь, иң өлкән апаларына 17 яшь, ә иң кечкенә энекәшләренә нибары өч кенә яшь була. Биш бала өлкән апалары тәрбиясендә кала. Балалар ялгыз калгач, әтиләре дә өйгә кайтырга дип юлга чыга. Тик, балаларын күрү аңа насыйп булмый. Илдә канкойгыч сугыш башлана. Кайбычка кайтып җиткән әтиләре, газиз балалары белән дә күрешә алмыйча, сугышка чыгып китә. Шул мизгелдә аралар мәңгегә өзелә. Әниләре дә төрмәдән кайтмый, әтиләре дә сугыш кырында ятып кала.
“Тырышып, тырмашып үстек. Әти-әни назыннан мәхрүм булсак та, ялгыз булмадык. Бер-беребез өчен яшәдек”, - ди Кайнәт әби. Тормышта да алар сынатмый. Кайнәт әби озак еллар Серго исемендәге зоводта эшли. Авыл егете Әнәс абый белән тормыш коргач, төрле хезмәт башкара. Кыр эшләрендә дә, урман кисүдә дә катнаша. Гектар-гектар чөгендерен дә алып эшкәртә.
“Мин эшләмәгән эш калмагандыр”,- дип шаярта ул. Әнәс абый белән дә тигез, үрнәк парлы гаилә юлы үтә алар. Тик, әти-әни булу бәхете генә насыйп булмый. Берничә ел элек Әнәс абый да вафат була. Кайнәт әби гомер көзләрен ялгызы гына үткәрсә дә, кадер-хөрмәттә яши. Бертуган апасының улы гаиләсе өчен иң кадерле кеше ул.

- Ул безгә әнкәебездәй якын. Без бик хөрмәт итәбез. Тагын бик озак еллар арабызда яшәвен телибез,- ди Фирая Габделвәлиева.

Акъәби үзе дә һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыша. Тәрәз төбе тутырып гөлләр үстерә, тәмле ризыклар пешерә, әз-мәз яшелчәсен дә үстерә.
“Хәрәкәтсез калудан бик нык куркам шул. Шуңа да йөрергә тырышам. Әле ишегалдындагы карларны тараткаладым. Аякларым гына йөрсен”, - дип тели ул. Кайнәт әби 90 яшьлеген дә көр күңел белән, мул табын артында каршылады. Аның хөрмәтенә ихлас тәбрикләүләр яңгырады.
Акъәбигә гомер бәйрәме уңаеннан, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова акъәбигә ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев