Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатмыш авылында яшәүче Нургалиевлар гаилә серен ачты

“Тигез, матур тормыш сере – икең бербөтен булып яшәүдер”, - диләр алар.

(31 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Тыйнак, гади Разыйм абый белән Өммегөлсем апа Нургалиевлар да илле ел элек кабызган гаилә учагын бүгенге көндә дә сүндермичә бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр.
Үз көчләре белән тормыш корган бу гаиләнең үткән тормышы да гыйбрәтле, гомер көзләре дә бәхеттә, кадер-хөрмәттә үтә.
Разыйм абый озак еллар механизатор, комбайнчы булып эшли. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Кыш көннәрендә Себер урманнарына барып эшләп, йорт торгыза.
“Мин бик нык эш сөйдем. Бу тормыш да зур хезмәт нәтиҗәсе. Гомерлек иптәшем дә тырыш булды. Бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәдек”, - ди Разыйм абый.
Өммегөлсем апа Кече Бакырчы авылыннан. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Югары Балтай мәктәбенә кайтып, башлангыч сыйныфларга белем бирә башлый. Тик озакламый язмыш җилләре яңа гына хезмәт юлын башлаган Өммегөлсем апаны Сатмыш мәктәбенә алып килеп, Разыйм абый белән очраштыра һәм бөтен гомерен бәйли.
“Тырыштык, тырмашдык. Үз көчебез белән тормыш кордык. Төп нигезне саклап, йорт торгыздык. Балаларыбыз да хезмәтне күреп үстеләр. Кулга-кул тотынышып, бер-береңә юл биреп яшәдек. Гаиләдә бердәмлек булмаса, тормыш тиз җимерелә. Аны бөтен көчеңне биреп сакларга кирәк”, - ди Өммегөлсем апа.
Разыйм абый белән Өммегөлсем апа ике бала үстерәләр. Балаларын да хезмәт белән тәрбияли алар. Уллары Казан шәһәрендә механизатор булып эшли. Кызлары халык сәламәтлеге сагында тора. Әти-әниләрен муллыкта, матурлыкта яшәтү өчен бөтен көчләрен бирә алар.
“Олыгайган көннәрдә тигезлектә гомер итү, бер-береңә терәк булып яшәү олы бәхет ул. Тигез, матур гомер кичерүнең сере – икең бербөтен булып яшәү. Без хәзер дә йорт эшләрен бергәләп башкарабыз. Хәлебездән килгәнчә мал-туарын да асрыйбыз, яшелчәсен, бәрәңгесен дә үстерәбез. Үзең үстергән уңышны файдалану бик зур бәхет бит”, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев