Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәүкәт Хисмәтуллин: “Йолдыз”дан әйбәтрәк бүләк тапмадым

Иганәчебез шәхси эшмәкәр, ветеран десантчы Шәүкәт Хисмәтуллин быел да бадминтон спортын үз итүчеләргә үзенең бүләген әзерләгән иде.

(26 апрель, “Апастово-информ”).


Ул 3 кешегә “Йолдыз” газетасына 6 айга язылу бүләк итте. Әлеге бүләккә призлы урыннар яулаган Мәдинә Зиатдинова, Илсөяр Курамшина һәм Радик Галимҗанов лаек булды.

“Райондашларга “Йолдыз” яздыру уем күптән бар иде. Ветеран десантчы буларак, ярыш уздырганда уйладым, уйладым да, “Йолдыз”дан әйбәтрәк бүләк тапмадым. Ул бит 6 ай дәвамында сөендерәчәк. Шул ук вакытта спортка тарту чарасы да булып тора, - ди Шәүкәт абый.

Бадминтон ярышында җиңеп, “Йолдыз”га язылу өчен Сертификат алучылар барысы да укытучылар иде. Алар үзләренә күрсәтелгән хөрмәт өчен иганәчегә кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев