Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Себерчедә тарихи музей эшли

Себерче авылында 12 генә кеше яши. Авылны яшел чирәм каплаган һәм сихри тынлык биләп алган. Санаулы гына йортларның һәрберсенең үз тарихы, үткәне бар.

(2 сентябрь, “Апастово-информ“).


Биредә яшәүче Наталья Зайцева иске авыл йортын музейга әверелдергән.

“Йортта 8 балалы ишле гаилә яшәгән. Элеккеге авыл сурәтен, балачак төсен, яшәешнең төсмерен саклап каласы килү теләге мине шушы эшкә этәрде. Биредә бар да элеккечә“, - ди ул.

Наталья Зайцева Себерче авылы тарихын барлап, китап итеп тә туплап чыгарган. Ул 1962 елда авылдан китеп, озак вакыт Түбән Кама шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Хәзер авыл өчен бик тә кирәкле һәм мөһим эш башкара. Авылны матурлау, бизәү эшләренә дә өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев