Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сез нәтиҗәле кеше”: Путин Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Россия Президенты көзге сайлауларда җиңгән Федерация субъектлары җитәкчеләренә матур теләкләрен җиткерде.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында көзге сайлауларда җиңеп чыккан Россиянең 20 регионы җитәкчесе белән очрашу үткәрде. Беренче булып, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.
“Рөстәм Нургалиевич, сез тәҗрибәле һәм нәтиҗәле эшли белә торган кеше. Командагыз бик профессионал. Элеккеге еллардагыча, киләчәктә дә тулы көчегезгә эшләрсез дип ышанам. Республика алдында торган бурычларны үзенә бер зур кызыксыну белән һәм нәтиҗәле итеп хәл итүегез турында мин беләм”, - диде Путин.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов дәүләт җитәкчесенә коронавирус пандемиясе шартларында, бизнеска һәм гражданнарга ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.
“Кыска арада кабул ителгән карарлар, Россия Хөкүмәтенең оператив чаралар күрүе, система предприятиеләренә, кече һәм урта бизнеска, үзмәшгульләргә вакытында нәтиҗәле ярдәм күрсәтелүе өчен рәхмәт әйтәбез. Аеруча мохтаҗларга ярдәм өчен рәхмәт. Бу безгә сайлау компаниясен уңышлы үткәрергә мөмкинлек бирде. Сез куйган милли максатлар - халкыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешләре. Татарстан барлык проектларны да үзвакытында үтәү өчен актив катнашыр дип ышандырам”, - диде Миңнеханов.
Регионнар җитәкчеләре белән Россия Президенты очрашуында көзге сайлауларның югары конкуренция шартларында узуы билгеләп үтелде. Шул ук вакытта, Үзәк сайлау комиссиясе, җәмәгать күзәтүчеләре узган ел сайлауларына караганда, быел ризасызлык турындагы хәбәрләрнең кимүен әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев