Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сезгә халык ышана”, - диде Президент

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” матбугат агентлыгын 30 еллык юбилее белән котлап, һәрвакыт көчле омтылышлы, зур энергияле булырга һәм үз укучыларына тугрылык саклауларын теләде.

(6 нчы июнь, “Апастово-информ”)


“ТАССРның 100 еллыгы бәйрәм ителгәндә, “Татар-информ”ның да 30 еллыгы туры килү - зур символик мәгънәгә ия”, - диде Татарстан Президенты.


Рөстәм Миңнеханов агентлыкның республика халкы белән бер адымда атлап, ирешелгән казанышларда аның да өлеше булуын билгеләп үтте.


“Сез һәрвакыт оператив һәм тулы итеп яктыртасыз республика тормышын. Россиядә һәм дөньяда барган күренешләрне халык ышанычын яулап, дөрес итеп тасвирлыйсыз. Ватандашларыбызны берләштерәсез”, - дип, басым ясады республика җитәкчесе.


Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” матбугат агентлыгын 30 еллык юбилее белән котлап, матур теләкләрен ирештерде.


“Татар-информ” матбугат агентлыгын оештыру турында Указ 1990нчы елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан имзаланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев