Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шамил Агеев Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт бәяләнергә тиеш

Илебезнең төп законында Россия Федерациясе үз гражданнарының хезмәтен хөрмәтли һәм хокукларын яклый дип язылачак.

(3 июнь, Апастово-информ“).


Конституциядә хезмәт кешесе һичшиксез, искә алынырга тиеш. Чөнки, теләсә нинди хезмәт лаеклы бәяләнергә тиеш. Шундый фикер белдерде “Татар-информ“ матбугат агентлыгына Республикабыз сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе җитәкчесе Шамил Агеев.


“Хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен Конституциягә кертерегә кирәк. Хзмәт хакы һәрчак лаеклы булырга тиеш“, – дип билгеләп үтте Агеев.


Хәзерге вакытта белгечләр, директорлар, җитәкчеләр, гади хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арасында аерма зур. Конституциядәге төзәтмәләр бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип тә өстәде Республикабыз сәүдә-сәнәгать идарәсе председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев