Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шамил Садыйков: "Без бастырган утыз мең данә китапларның 80 проценты инде сатылып беткән!"

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте. Әлеге китапның авторы танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев. Ул “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарган.

Ринат Мөхәммәдиевның “Сират күпере”, “Ак кыялар турында хыяллар”, “Кенәри – читлек кошы” һәм башка әсәрләрен китаб сөүчеләр югары бәяләгән иделәр. “Кыргый атауга сәяхәт” дигән әсәренең дә күңел түренә кереп урнашачагына шик юк. Бу китап – әлеге сериядәге китапларның унөченчесе.

 

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов сүзләре буенча мондый форматтагы китаплар чыгару киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята.

 

Ринат Мөхәммәдиев әлеге проект кысаларында үзенең дә китабы чыгуына бик сөенүен җиткерде, “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре үз теләкләре белән шундый мөмкинлек тудыруларына рәхмәт әйтте.

 

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков үз чыгышында “Казан утлары” журналы сериясеннән унөченче китапның чыгуы “татар китап укымый”, “татарның укырлык әсәрләре юк”, “татарның укырлык итеп иҗат итүче язучылары юк”, – дип әйтүче кара авызларга бик яхшы җавап диде. Кыска гына вакыт эчендә шушы сериядәге утыз мең данә китап бастырылуы турында әйтеп узды. Шуның 80 проценты инде сатылып беткәне турында да белдерде.

“Кыргый атауга сәяхәт” китабын Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән һәм түбәндәге адрес буенча сатып алырга мөмкин: штп. Апас, Октябрь урамы, 56.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X