Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмбалыкчы авылында Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее 25 еллыгы уңаеннан кунаклар кабул итте

Музей Шәмбалыкчыны дөньяга танытучы ике бөек шәхес – татар-башкорт опера сәнгатенә нигез салучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган.

(10 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“). 


Музейны оештыручы – Зиннәт Хәйруллин. Ул Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 16 ел музей җитәкчесе булып эшләде. Эшчәнлек чорында Зиннәт абый опера театры музее җитәкчесе Рәмзия Такташ, шәхесләрнең туганнары белән аралашып, җәмәгатьчелектән уникаль экспонатлар туплаган. Кызганыч, Зиннәт абый үзе кичәгә кайта алмады. Бу хакта кичә барышында Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов белдерде. 
Хәзерге көндә музей җитәкчесе – Гөлнара Хәйруллина. Кичәне дә ул алып барды. 
“Төп максат – тупланган музей коллекциясен саклау, киң халык массасына җиткерү. Музейга укучылар да, халык та теләп йөри. Әлеге кичә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үтте”, - диде Гөлнара Хәйруллина. 
Музейның юбилей кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин, тирә-күрше районнарның һәм үзебезнең музей хезмәткәрләре, җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Татарстан Республикасының милли музееның бүлек җитәкчесе Назилә Әхтәмова һәм танылган якташларның туганнары кунак булып кайтты. Җылы очрашу җырлар, чыгышлар белән үрелеп барды. 
Тулырак язма – “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X