Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмбалыкчы авылында Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее оешуга 4 апрельдә 25 ел тула

Музей бу авылны дөньяга танытучы ике бөек шәхес – татар-башкорт опера сәнгатенә нигез салучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан оештырылды. БУ ӘҺӘМИЯТЛЕ ДАТА БУЕНЧА 10 АПРЕЛЬДӘ, ШӘМБАЛЫКЧЫ МУЗЕЕНДА көндезге сәг. 10да МАХСУС ЧАРА ОЕШТЫРЫЛА.

(2 апрель, “Апастово-информ“).


Шәхесләр бер-берсенә якын туганнар, Россиянең халык артислары. Фәхри Насретдинов гомере буе Муса Җәлил исемендәге опера-балет татар дәүләт театрында иҗат итте, йөзләрчә образлар тудырды, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Бану Вәлиева исә, Башкорт опера сәнгатен үстерүгә өлеш кертте, йөзләрчә образлар тудырды. Соңыннан музыка белгече, профессор, җәмәгать эшлеклесе, берничә чакырылыш дәүләт Советы депутаты. Әлеге мәгълүматларны Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов җиткерде.
“Музейны оештыручы – Зиннәт Хәйруллин. Ул Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, 16 ел музей җитәкчесе булып эшләде. Эшчәнлек чорында Зиннәт абый опера театры музее җитәкчесе Рәмзия Такташ, шәхесләрнең туганнары, җәмәгатьчелектән уникаль экспонатлар туплады“, – ди Рәмис Ногманов.


2011 елдан музей Апас туган якны өйрәнү музее структур бүлекчәсе. Музейда бу ике бөек шәхеснең шәхси әйберләре, архив дркументлары, фотографияләре саклана, аларның саны 2894...
Болардан башка төбәкне тарихын чагылдырган экспонатлар да шактый...
Хәзерге көндә музей җитәкчесе – Гөлнара Хәйруллина. Төп максат – тупланган музей коллекциясен саклау, киң халык массасына җиткерү.
“Музей тарихында төрле биналарда яраклашып яшәде, янәшәдә генә тарихи әһәмиятле Хәлил байның ике этажлы йортында урнашты, аннан яңа клуб төзелеп, аның бер канатында ике бүлмәдә урын алды... Бәхеткә каршы бинага 2020 елда капиталь ремонт ясалды һәм музейның яңа экспозициясе төзелде, үзенең нәзәкатьлелеге белән тамашачыларны тартып тора.
Ел дәвамында 3000 нән артык тамашачыны кабул итә, хезмәткәре дә, җитәкчесе дә яшьләр өчен опера сәнгатен төшендерә, шәхесләребез белән таныштыра“, – ди Рәмис Ногманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев