Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәмәк авылында “Гармун моңы - йөрәк җыры” фестивале узды

Фестивальнең быел кечкенә генә юбилее. Ул районыбызда бишенче мәртәбә үткәрелә.

( 5 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)



Фестивальнең чираттагы зона туры Шәмәк авылының табигать кочагында дәвам итте. Биредә осталыкта ярышу өчен Зөя аръягында урнашкан авыллардан гармунчылар җыелды. Шулай ук җырга-моңга гашыйк авылдашлар, кунаклар, бала-чага белән дә мәйдан тулы иде. Фестивальне изге теләкләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.
“Без әлеге фестивальдә бергә җыелып, татарга гына хас булган моңнарны тыңлыйбыз, элеккеге җырларны искә алабыз. Аларның мәгънәсен йөрәгебез аша уздырып күңелләребез йомшара. Бердәм булыйк, бер-беребезгә җылы мөнәсәбәттә яшик!”, - дип теләде ул.
Фестиваль бик матур барды. Тирә-як гармун моңнарына күмелде, тәбрикләү чыгышлары яңгырады, хатирәләр барланды. Халык бәйрәмнән хозурланып утырды, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, коймак, пылаудан авыз итте.
Райондашларын бәйрәм белән котларга шушы авылда туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче, “Апас” Якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, шулай ук якташыбыз, Ульяновкс өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин да кайткан иде. Алар үзләренең яшьлек елларын искә алдылар, бәйрәм барышына соклануларын белдерделәр.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленең оештыру тәртибе белән таныштырды.
“Фестивальнең беренче этабы һәр авылда капка төпләрендә кичке уеннар, зәлидә, гармун моңнары астында кич утырулар рәвешендә барган иде. Беренче зона туры Түбән Барыш авылында узды. Фестиваль-бәйгенең йомгаклау өлеше 12нче август көнне Апаста узачак”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев