Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шонгаты авылыннан Елизавета әби Еслина озак еллар сукыр иренә терәк булып яшәгән

Әбигә бүген 90 яшь тулды. Шул уңайдан котлаулар кабул итте ул.

(13 сентябрь, “Апастово-информ”).


Шонгаты авылыннан Елизавета әби Еслина гомер эчендә никадәр авырлыклар күрсә дә, беркайчан да зарланмаган, язмышына сабыр итеп яши белгән. 21 ел дәвамында сукыр ирен дә тәрбияләгән ул, гомере буе колхозда авыр хезмәт тә башкарган, бердәнбер улын югалту ачысын да кичергән Елизавета әби.
Елизавета әби бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Бу уңайдан аңа Россия Президентының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды һәм чәчәк бәйләме бүләк ителде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова күңелендәге булган иң җылы теләкләрен җиткерде.
“Сез олы хөрмәткә лаек өлкәннәрнең берсе. Озак еллар ирегез - Бөек Ватан сугышы ветеранына терәк булып, аңа ярдәм итеп яшәдегез. Авыр хезмәттә булсагыз да, тормыш йөген үзегез тартсагыз да, гаилә учагын сүндермәдегез, ике бала тәрбияләдегез. Ветеран йортын да туган авылыгызда салырга рөхсәт бирдегез. Туган җирегезне ташлап китмәдегез. Олы рәхмәт сезгә, - дип, ихлас теләкләрен белдереп истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев