Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары изге эшкә кушылды

Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатлары инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләкләр тапшыра.

Апаста яшәүче Ислам Камаловның да телефонлы булу хыялы тормышка ашачак. Аңа телефон сатып алу өчен депутатлар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде.
Ислам икенче класста укый. Бик теләп балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Баянда уйнау һәм рәсем ясау серләренә өйрәнә. Телефонны әнисе, дәү әнисе белән сөйләшеп торыр өчен кулланачагын белдерде.
Исламның әнисе Гүзәлия Галиева һәм Ислам үзе дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә 10 депутат бар. Хәленнән килгән, теләгендә булган һәркем мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм итәргә алынды. Бүләкләр тапшыру, балаларны сөендерү эше әле дәвам итәчәк, – диделәр Наил Исмәгыйлев һәм Гөлнара Сөнгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев