Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылы мәдәният йорты танымаслык булып үзгәргән

Бүгенге көндә районның күп кенә җирлекләрендә күләмле төзелеш һәм капиталь төзекләндерү эшләре бара.

( 17 нче июнь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”)

Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәрбер объектта булып төзелеш оешмасы җитәкчеләре белән очрашып сөйләште, киңәшләрен бирде. 
Шыгай авылы мәдәният йорты өр-яңа булган. Әллә каян күренеп, балкып тора. Эчке ягы да яп-якты, китапханә ягы да тулысы белән яңарган.
“Шыгай авылы мәдәният йорты бик искергән иде. Салкынлыгы үзәккә үтте. Мондый капиталь төзекләндерү безнең өчен  шатлыклы вакыйга булды. Искиткеч матур, якты килеп чыкты. Каршысында ФАП та булачак. Җитәкчеләргә олы рәхмәт”, - диде Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равиля Сибгатова.
Аграр көллиятнең тулай торагы һәм уку-укыту корпусы шулай ук капиталь төзекләндерелә.
“Әлеге өч катлы бинада 16 аудитория, бухгалтерия, специалистлар бүлмәләрендә эш башланды. Коры стеналар гына калды. Бүгенге көндә ут эшләре башкарыла. 1 нче сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды район башлыгы”, - дип таныштырды көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Яшьүсмерләр клубы да тиздән үз ишекләрен ачар. Урамда амфитеатр эшләре башкарыла.
“Бу 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьүсмерләр өчен ял итү һәм шөгыльләнү урыны була. Барысы да заманча итеп яшьләргә файдалы һәм кызыклы итеп эшләнелә. Дискотека да шунда планлаштырыла. Шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен яшьләр клубы эшләнә башлады”, - дип яңалыклар белән уртаклашты Рафис Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев