Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгай авылында гомер кичерүче Зәйтүнә әби Яруллина Ил башлыгы Котлавын алды

- 90 яшь ул Ходай биргән бүләк. Аны намус, олы сабырлык белән үтү гомерне тагын да озынайта,- ди бүген үзенең 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылаучы Зәйтүнә әби Яруллина.

Зәйтүнә әби Кече Күккүз авылында туып үсә. Шыгай авылы егете белән тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе колхозда эшли. Хезмәтне яратып яши ул. Авылдашлары арасында да хөрмәт казана акъәби. Бүгенгесе көндә Зәйтүнә әби улы Рәхимулла абый тәрбиясендә гомер кичерә. Кама Тамагында яшәүче кызы Фәнзилә апа гаиләсе дә еш кына килеп, ярдәм итеп китәләр. Зәйтүнә әбинең 90 яшьлек туган көне гаиләдә һәркем өчен зур, изге бәйрәм. Иртәдән үк аны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, күршеләре, дуслары җыелган иде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Зәйтүнә әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев