Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шыгайда яшәүче Рузилә әби Яруллина: “Мин бик кадерле әни“

Шыгай авылында яшәүче Рузилә әби Яруллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

(3 март, “Апастово-информ“).


Рузилә әби Саба районы кызы. Моннан 66 ел элек аны Апас якларына килен итеп урлап кайтканнар. Бүген инде ул Шыгайның үз кешесенә әверелгән.
“Бүгенгедәй хәтеремдә, 1941 елның 25 сентябрендә әти кайтып сугышка китү турында хәбәр җиткерде. Балалар хакына исән кайтырына ышанып яу кырына чыгып китте. Сеңелем әле тумаган да иде. Тик 3 айдан һәлак булуы турында кара кәгазь килде. Без әтисез үстек. Сугыш безне эшкә өйрәтте“, – ди Рузилә әби.
Тормышка чыккач Рузилә әби колхозның төрле эшләрендә катнаша. Гектар-гектар чөгендер эшкәртә. 6 балага гомер бүләк итеп, аларны үз үрнәгендә хезмәткә өйрәтеп үстерә. Бүген аларның олы хасиятен һәм хөрмәтен тоеп яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев