Шыгайдан Рамилә Фатыйхова: “Су мизгел эчендә таралды“
Быел кар күп булды. Шуңа күрә дә язны сагаебрак каршы алдык. Районда куркыныч янаган хуҗалыклар да бар.
(9 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Шыгай авылында яшәүче Фатыйховлар хуҗалыгына Имәле елгасы ташу нәтиҗәсендә су таралган. Су бакчаларга, корылмаларга, терлек урыннарына җәелгән, бәрәңге базына тулган.
“Су кичке сәгать 6лар тирәсендә килеп чыкты. Мизгел эчендә таралды ул. 21 ел шушы нигездә яшим. Су басу белән очрашкан бар. Бер елны тәрәзә төпләренә кадәр су күтәрелгән иде. Ләкин, Имәле елгасының ярлары биегәйтелгәч, мондый хәл булыр дип уйламадык та. Көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкты. Суны бу дәрәҗәгә җитәр дип башыбызга да китермәдек. Бәрәңгеләребез су астында калды. Терлекләребез суда йөрде. Нишләргә дә белмәдек“, – ди хуҗабикә Рамилә Фатыйхова.
Су басу турында хәбәр итүгә, вакыйга урынына районның гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы килә. Кичен температура түбән төшкәч, елга үз урынына кайта. Хәл киеренке түгел. Хәзерге вакытта хуҗалыкка куркыныч янамый.
“Шыгай авылында су таралу күзәтелде. Үзем дә шушы авылда туып-үскән кыз буларак, авылны гомер-гомергә су басуын хәтерлим. Узган ел авылны урталай бүлеп агучы Имәле елгасы 5 чакрым озынлыкта чистартылды, киңәйтелде, ярлары биегәйде. Андый хәлне көтмәгән идек. Кайбыч ягыннан плотиналар ташып, ярларыннан чыгып, 15 минут эчендә безне су басты. Алдагы елларда урамы белән су баса иде, быел су бер хуҗалыкның ишегалдына, сарайларына, бакчаларына керде“, – ди Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова.
Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков, су таралу очрагының көннәрнең кискен җылытуы белән бәйле булуын һәм су басу куркынычы әле бетмәвен белдерде.
“8 апрель көнне һава торышы 12 градуска кадәр җылытты. Төньякта урнашкан җирлекләрдә әле карлар күп. Урыны белән 1 метрга кадәр кар торган җирләр бар. Җылыту белән, кисәк кенә сулар килеп төште. Шыгай авылы аша узучы Имәле елгасы Кайбыч районында плотина ташу нәтиҗәсендә тулылана. Нәтиҗәдә, урамда юллар ябылды, мунчаларга, сарайларга су керде. Төнлә салкынайту белән су кимеде. Әле урман сулары төшмәгән. Көннәр артык җылытып, яңгырлар да яуса, куркыныч янарга мөмкин. Без барысын да карап, күзәтеп торабыз“, – ди Руслан Ромачков.
Рамилә Фатыйхова исә әле дә елгада бозлар булуына борчыла. Су таралу мизгеле күз алдында тора.
–Елгада боз күтәрелеп, тыгылып куйды да, су ике якка җәелде дә китте. Елгадагы боз кисәкләре хәзер дә куркытып тора“, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев