Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар дәвам итә

Райондагы сайлаулар барышы белән район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм районыбыз кураторы, "Ак Барс" Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев тә танышты.

(19 сентябрь, «Апастово-информ»).


Бүген - сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларның төп көне. Районда сайлаулар оешкан төстә үтә. Сайлау участоклары иртәнге сигездә кабат үз ишекләрен ачтылар. Райондашларны сайлау участокларында җыр-моң, кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар. Биредә бәйрәм рухы хакимлек итә.
“Райондашлар күтәренке кәеф белән киләләр. Үз тавышларын биреп, киләчәккә изге теләкләрен юллыйлар”, - диләр комиссия вәкилләре.
Райондагы сайлаулар барышы белән район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм районыбыз кураторы, "Ак Барс" Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев тә танышты. Алар сайлау участокларында булып, сайлаулар барышы белән кызыксындылар, комиссия вәкилләре һәм сайлаучылар белән аралаштылар.
Апас районының үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова белдерүенчә, апаслылар сайлауларда активлык күрсәтә. Бу вакытка 11741 сайлаучы сайлау участокларына килеп, үз тавышын биргән. 293 кешене сайлау комиссиясе өйләренә барып сайлаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев