Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәкинә әби Сафина: “Сугыш безне ятим итте, сагыш утларында яндырды”

Аюкөйдергән авылында яшәүче Сәкинә әби Сафина үзенең балачак, яшьлек елларын күз яшьләре аша искә ала.

(8 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ).


“Бала чагымны искә аласы да авыр. Бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Ачы сугыш безне ятим итте, сагыш утларында яндырды. Аллага шөкер, алдагы гомерем тынычлыкта иминлектә узды. Тормыш иптәшем чын тугры юлдашым булды. Балаларым да акыллы булып үсеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр”, - ди ул сөенеп.

Сәкинә әби тормыш авырлыкларын җиңәргә сабый чагыннан ук өйрәнә. Аңа 11 яшь тулгач, сугыш башлана. Әтисе сугыш кырына чыгып китә. Үзе дә яңа гына сабыйлыктан чыгып килүче кыз бишенче бала белән йөкле әнисенә зур терәк булып кала. Озакламый әнисе дә вафат була. 5 бала ятим кала. Нәни энесе Шәүкәткә нибары 5 ай була. Балаларны балалар йортына алып китәргә телиләр. Тик, бәхеткә, әнисенең бертуган апасы аларны ятимлек бәласыннан коткарып, үз канаты астына сыендыра.

“Тырмашып үстек. Сәкинә апабыз безнең өчен әнидәй якын иде. Апабыз тормышта да бик тырыш булды. 8 класс белем алды. Мактаулы хезмәт юлы үтте. Хәзер дә әле мин аның җылысын тоеп, янымда булганына сөенеп яшим”, - ди бертуган энесе Шәүкәт абый Гайнетдинов.
Сәкинә әби Кайбыч питомнигында эшләгән, озак еллар колхозда хезмәт куйган. Айкөйдергән авылының Фазыл исемле егете белән тормыш корып, 37 ел парлы гомер юлы үткәннәр. Алты балага гомер бүләк итеп, тырыш, намуслы итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына озатканнар. Кызганыч, Фазыл ага 64 яшендә вафат булган. Бүгенге көндә акъәби улы Заһид һәм Кәүсәрия тәрбиясендә яши.

Бүген Сәкинә әби үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Акъәбине котларга якын туганнары, балалары җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин зурлап, изге теләкләрен юллады. Юбилярга Россия Президентының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән җылы тәбрикләү открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев