Сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара фестивальдә уңыш яулады
Районның сәнгать мәктәбе укучылары "Раштуа әкияте" Халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашты.
Биредә Римма Макаева һәм Ирина Золотова җитәкчелегендә сәнгать серләренә төшенүче укучылар катнашты. Сабина Сусарина "Вокал. Соло" номинациясендә өченче дәрәҗә, "Инструменталь башкарылыш. Фортепиано. Соло" номинациясендә беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Әлеге номинациядә Алина Сусарина өченче урынны яулады. Ангелина Дадашова "Патриотик җыр. Соло" номинациясендә икенче урынга лаек булды. Җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев