Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Солысы да пешсен, печән-саламы да булсын, терлек саф һавада да йөрсен”, - диләр белгечләр

Кече Бакырчы, Олы Бакырчы һәм Тәүгелде авыллары хезмәтчәннәре терлекчелек өлкәсендә үрнәк күрсәтә.

(22 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Ярыш” берләшмәсе җитәкчеләре, бүлекчә җитәкчеләре, белгечләр, ферма мөдирләре Кече һәм Олы Бакырчы, Тәүгелде фермаларында булып биредәге хезмәткәрләрнең эше белән таныштылар. Аларның терлекчелек өлкәсендә булган уңышлы хезмәтләре башкаларга да үрнәк итеп күрсәтелде. 
Кече Бакырчы авылы фермасында таналар хәзерләү белән шөгыльләнәләр. Биредә 354 баш тана бозау асрала. Аларны күп сөт бирерлек сыерлар итеп хәзерлиләр икән. 
“Коллектив бердәм, тату эшли, ферма мөдире бик тәртипле, төгәл кеше. Биредә хезмәт ат көче һәм кул көче белән башкарыла. Сыерлар, бозаулар саф һавада йөргәч, аслары җылы, коры булгач терлекләр сирәк авырый”, - дип сөйли берләшмә белгече Илсур Хәсәнов. 
Шулай ук Олы Бакырчы авылы фермасында сыерларны ашату һәм карау дөрес оештырылган. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә сөендерерлек. Тәүгелде авылында да сөт җитештерү һәм яңа туган бозауларны карау торышы мактап телгә алынды. Аларның хезмәтләре дә башкаларга үрнәк итеп куелды. 
Семинар-киңәшмәдә сөтне арттыру, терлекләрне дөрес тукландыру, терлекчелек буенча яңа программаларда катнашу турында сөйләшенде. 
“Көнгә чыккач проблемасы туып кына тора. Барысын да көндәлек хәл итәргә кирәк. Терлекчесе дә, зоотехнигы да, бүлекчә җитәкчесе дә, барысы да иртә таңнан эш урынында булып, нәтиҗәле хезмәткә омтылсын”, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. 
 Соңыннан Кызыл Тау авылыннан Резидә Габетдиновага, Тәүгелде авылыннан Мәдинә Зиннәтуллинага, Кече Бакырчы авылыннан Айдар Сибгатуллинга “Апас районына - 90 ел” медальләре, район башлыгының рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев