Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сорагыз-җавап бирәбез

6 ел элек дуслар туган көнгә бүләк иткән яңа телевизорыбыз бар, тартмадан чыгармаган да. Татарстанда җәй башыннан анологлы телеэфир аппаратурасы сүндерелеп, аның урынына 20 санлы телеканалларны түләүсез карап булачак, диләр. Моның өчен нишләргә кирәк булачак?

Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җавап бирә: 
-Ул яңа дигән телевизорыгыз элеккечә кинескоплы булса, санлы телеканалларны түләүсез карау өчен махсус җиһаз-приставка сатып алырга туры киләчәк. Шулай ук телесигналны тотрыклы тоту өчен махсус өй антеннасы да кирәк булачак. Соңгы 1-5 елда чыгарылган, плазмалы, сыек кристаллы, яссы экранлы, иң заманча телевизор ияләренә приставка кирәкми, ул инде яңа типлы заманча телевизорларга заводта ук куела. Бу очракта санлы каналлар карау өчен махсус антенна гына кирәк. Тагын шунысы да бар-хәзер күп йортлар җылытылып, калай сайдинг белән тышланган. Шуңа да ул антеннаның урам якка, йорт түбәсенә ук куела торганы яхшырак булыр. Реклама шартларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев