Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт – сәламәтлек чыганагы

Морзалар мәктәбендә бик зур спорт бәйрәме узды. Биредә нәни балалар, укучылар, укытучылар, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр катнашты.

(16 нчы октябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).

Әлеге “Көз - кроссовкаларда” дип аталган бәйрәм чарасы “Спорт һәркемнең тормышында”дигән  федераль проектны тормышка ашыру кысаларында узды.
“Бүген Морзалар мәктәбендә зур бәйрәм. Быелгы уку елында әлеге мәктәп республикада беренчеләрдән булып 820 мең сумлык федераль грант отты . Ул акча спорт җиһазлары алуга тотылачак. Грантның максаты да нәни балалардан башлап, укучыларны, яшьләрне, әти-әниләрне, һәм өлкән буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Монда коллективның тырышлыгы, бердәмлеге күренә. Алга таба да уңышлар телим”, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.
Мәктәп стадионы иртәдән үк гөр килеп торды. Спорт уеннарының да ниндие генә юк монда. Кросс йөгерү, күңелле стартлар мәйданчыгы аеруча да җанлы иде. Футбол мәйданында дусларча матчлар дәвам итте. Велосипедларда узышу һәм скандинавия  йөрешенә барысы бергә кушылдылар. Шулай ук спортзалда аэробика өлеше олысын-кечесен берләштерде.
“Морзалар мәктәбендә спорт белән шөгыльләнү беренче урында тора. Спорт бәйрәмнәрен даими алып барабыз. Бүгенге бәйрәмгә Каратун һәм Биеш мәктәпләрен дә чакырдык. Әти-әниләр, авыл халкы теләп катнаша. Көне дә искиткеч матур. Балаларыбыз да, үзебез дә сәламәт булыйк”, - диде Морзалар мәктәбе директоры Рифат Бәдртдинов.
Авылдашлары Равил Булатов үзенең җырлары белән әлеге бәйрәмгә ямь өстәде. Самавырда чәй кайнады, тәмле коймак пеште, һәрбер катнашучы рәхәтләнеп сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев