Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суд салмыш шоферга җәза билгеләде

Районның җәмәгать судында салмыш килеш руль артына утырган Җ.Г. ның эше каралды.

(3 декабрь, “Апастово-информ“).


Шофер административ җаваплылыкка тартылды. Уйланылмаган гамәле өчен үкенгән булса кирәк, суд залына килмичә, эшне үзеннән башка гына карарга рөхсәт биргән.


Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр иткәнчә, шофер 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Аңа 1 ел да 6 ай җәяү йөреп торырга да туры киләчәк.

Җ.Г. иртәнге якта машинасына утырып юлга чыккан. Казан-Ульяновск- Зур Күккүз юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашкан. Әлеге хакта комиссия утырышында мәгълүм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев