Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проектына йомгак ясалды

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проектына Лаешта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт- Милосердие » хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова катнашында нәтиҗә ясалды.

(23 июнь, “Апастово-информ“).


“Сугыш хатын-кыз йөзле булмаса да, шушы кансыз еллар җиле кагылмаган көчле затларыбыз юк диярлек. Киләчәк буын алар турында белергә, ә без, төрле форматлар кулланып, бу турыда сөйләргә тиеш. Әлеге максатта күп эшләр башкарылды, – диде Татьяна Ларионова.
Әлеге проектта Апас районы да актив катнашты. Лаешта узган өлешендә дә “Кызыл чәчәкләр“ күргәзмәсе тәкъдим ителде. Районның «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Зыятдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина әлеге күргәзмәне тәкъдим итте. Районның эшчәнлеге югары бәяләнде. “Иң яхшы муниципаль практика“ номинациясендә “Мәрхәмәт-Милосердие“ парламент берләшмәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев