Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сулыклар һушсызлыкны кичерми

Бүген Кызыл Тау авылы мәктәбендә “Су объектларында балалар куркынычсызлыгы” темасына киңәшмә узды.

(13 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Әлеге җитди киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, урынбасары Алсу Алиуллина, үзәк хастаханәнең баш табибы Алмаз Алиуллин, эчке эшләр, опека һәм попечительлек бүлекләре белгечләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

Соңгы вакытта көннәр аеруча кызу тора. Бүген һәркемнең уенда җилләнеп алу, су керү теләге. Тик районыбызда су керергә рөхсәт ителгән урыннар әлегә юк. Шуңа күрә дә, халык су коенудан, аеруча балаларын су буйларына җибәрүдән тыелырга тиеш.

- Сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү республика күләмендә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бүгенге көндә сулыкларда вәзгыять үтә дә катлаулы. Мисал өчен, Татарстанда 3нче июльдән 11 июль аралыгында гына да 13 кешенең суда батып үлү очраклары теркәлде. Шулар арасында бер бала да бар. Шундый хәлләр районыбызда да килеп чыкмасын өчен, балалар белән, ата-аналар белән профилактик эшләр алып бару мөһим, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина директор урынбасарларына, укытучыларга һәр җирлектә гаиләләрдә булып, балаларның ялны ничек уздырулары белән танышуларын, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрүне бурыч итеп куйды. Шулай ук, авария хәлендә булган объектларны, чокырлыкларны карап-тикшереп чыгарга кирәклеген дә искәртеп үтте.

- Балаларыбызга бик җаваплы карыйк. Без аларны тәүлек буе күз уңында тотарга тиеш. Югалтулар булмасын иде. Нинди генә проблема килеп чыкса да, һәрчак элемтәдә булыйк, бергәләп хәл итик, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев